Агым-ГЫЙЛЕМ
DOLBY 杜比全景声 下载
臻品母带 下载
臻品全景声 下载
臻品音质
HIRES Hi-Res 下载
FLAC 无损flac 百度云网盘下载
APE 无损ape 格式下载
320MP3 极高mp3 歌曲下载
128MP3 标准mp3 百度网盘下载
192OGG 较高ogg 下载
192AAC 较高aac 下载
96AAC 标准aac 百度云下载
Loading...
TXT Агым-ГЫЙЛЕМ 文本歌词
Припев
Эләктем агымга, бертуктаусыз агымга
Эләктем агымга, бертуктаусыз агымга
Кемдер эзли, кемдер таба, кемдер чыга, кемердер кала
Дөньяны үзгәртеп булмый үзеӊне үзгәртеп кара
1 куплет
Тамак төбенә утыра юл буенда яткан тузан,
Тагын шул сукмактан китеп аяк киемнәре туза.
Инде ничә еллар үтеп, күпме вакыт зая узган
Үзгәрешләр мине ташлап, очып киткән козгын сыман
Көн башлана кабат шул ук урыннан - төтенгә баткан урамнан
Уйда фикерләр буталган, кеше сүзе урап алган
Балачактан хыял белән карыйм киләчәк тормышка
Ләкин һаман көтеп торам шул көннәрне иске тукталышта
2 куплет
Теләкләр үтәлер иде кесә тулы акча булса
Якын туганым югары, яхшы урында утырса
Кыю булсам, тавыш булса, зур шәһәрдә тормыш корсам
Иӊ бәхетле булыр идем сәбәп уйлап чыгармасам
Юк, уйлар үзгәрми, яфрак кебек агып баргач
Мәшакатьсез генә яшәп һәм барсына риза булгач
Башны аска иеп йөрдем ләкин алдым үземне кулыма
Адым ясап карамыйча чыгып булмый шул агымнан
3 куплет
Уян! Дип үземә эндәшәм,
Туйдырмады мени ялгыз яшәү
Яшьтәшләреӊ инде гайлә корган
Ә син әле һаман бала сыман
Вакыт бара алга таба
Якыннашасыӊ утызга
Биргән вәгъдәләргә кырау
Төшеп тамырлары кора
Юк, юк, юк ялгышма
Үткәнне үзгәртә алмыйсыӊ кабул итергә кала
Ачу хисенә бирелеп йөрәгеӊә кайгы салма
Агымга каршы гына барган кеше хәлдән тая
Соӊ түгел, тормышныӊ яӊа битен
Башлар өчен кирәк бары тик синеӊ теләгеӊ
Һәм шул теләккә таба атлап адымнар ясарга
Ләкин агым көче кире үз ягына гына тарта